Татарстан Республикасы
Яңа Чишмә муниципаль районы Советы
КАРАРЫ
2019 елның «___» июленнән № ____
Яңа Чишмә муниципаль районында 2018 елда «Сәламәтлек» өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыруның барышы
һәм 2019 елга бурычлар турында
Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы «Яңа Чишмә РҮХ» ДАССОның баш табибы Р.С. Вафинның «2018 елда Яңа Чишмә муниципаль районында «Сәламәтлек» өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2019 елга бурычлар турында " гы мәгълүматын тыңлаганнан соң, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Советы
КАРАР БИРӘ:
1. 2018 елда Яңа Чишмә муниципаль районында «Сәламәтлек» өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышы һәм 2019 елга бурычлар турында мәгълүматны игътибарга алырга.
2. Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитетына:
- халык һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалауны башкарырга.
3. «Яңа Чишмә РҮХ» ДАССОна:
- 2018 елгы май Указларын үтәү максатында, Яңа Чишмә муниципаль районы территориясендә “Сәламәтлек " өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә;
- район халкын диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерү эшен дәвам итәргә, бигрәк тә авырулар куркынычы югары булган гражданнар категориясен һәм эшкә сәләтле халыкны;
- халыкка медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын арттырырга;
- кадрлар потенциалын ныгытырга: 01.09.2019 елга кадәр табиб хирургны эшкә алырга;
- 2019 елда идарә ителә торган сәбәпләрдән үлүчеләр санын киметү буенча чаралар планын үтәүне тәэмин итәргә:
- хәмер эчүче затларны дәвалау юнәлешендә эшне дәвам итәргә.
4. Әлеге карарны «Интернет» мәгълүмат – телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының рәсми сайтында http://novosheshminsk.tatarstan.ru бастырырга (халыкка игълан итәргә).
5. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Яңа Чишмә муниципаль районы Советының социаль сәясәт буенча даими депутат комиссиясенә йөкләргә.
Яңа Чишмә муниципаль районы
Башлыгы В. М. Козлов