Яңа Чишмә чүпләрен чүп савытына кадәр алып барып җиткерә алмаучылардан җәфа чигә

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Яңа Чишмә чүпләрен чүп савытына кадәр алып барып җиткерә алмаучылардан җәфа чигә

Күпләр чүпләрен чүп савытына кадәр китермиләр, китергән очракта да аны янына ташлап китәләр. Яңа Чишмәдә барлык контейнерлар да яңа, чиста, өсте каплаулы. Чүпне савытка салу өчен аяк белән аның ручкасына гына басарга кирәк. Ул үзе ачыла, кул да буялмый. Тик ни өчен соң Чернышевский урамындагы  бак янында  пакеты белән чүпләр аунап ята?  Тәртип бозучыларны ничек тотарга һәм җавапка тартырга соң?

Барлык җиргә дә күзәтү җайланмасы куеп булмый, бу очракта узып баручыларга әйтәсе килә: “Мондый кешене күргән вакытта  АҖгенә яисә участок полициясенә хәбәр итәргә кирәк”. 

Тәртип бозучы вак хулиганлык өчен штраф түләячәк.   Әгәр балалар ташлап калдырса аларның ата-аналары яки караучыларына штраф түләтәчәкләр. 


“Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы  сайтыннан

Хокук бозучыларга каршы  профилактик чаралар эффектлы булырга тиеш

27.06.2017

Яңа Чишмә МРның хокук бозуларны профилактикалау  комиссиясенең чираттагы утырышында җәмәгать урыннарында тәртип саклау, балаларның күмәк ял итү урыннарында  җәмәгать тәртибен саклау булды, җәйге ял вакытында яшүсмерләрне эшкә урнаштыру турында сүз алып барылды. Киңәшмәдә Башкарма комитет рәисе Р.Р. Фасахов та катнашты.

Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау эшчәнлеге барышы турында ЭШБ башлыгы урынбасары  Григорий Шишкин сөйләде.. Бүгенге көндә белгеч бар- ул ПДНның өлкән  инспекторы Татьяна Киселева.

Ел буена  инспектор 80 әңгәмә оештырган, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында мәктәп яны лагерьларында булган. 

Ринат Фасахов район үзәгендә  ОПОП эшчәнлеген яңартырга кушты, халык дружиначыларын эшкә тартырга чакырды. .

- Хокук бозучыларга каршы  эшчәнлек алып баручылар бездә шактый, аларга бердәм булып эшләргә генә кирәк,- диде ул.

Балаларның күмәк ял итү урыннарында  җәмәгать тәртибен саклау , җәйге ял вакытында яшүсмерләрне эшкә урнаштыру турында сүз районның яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Ольга Лаврентьевага бирелде..  «Факел» лагере трриториясе әйләндереп алынган, алты видеокамера куелган, төнлә сакчылар эшли, эчкә теләсә-кем керә алмый. Лагерь хезмәткәрләре һәм балалар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүгә инструктаж үткәрелгән.  Балаларны йөзәргә өйрәтү буенча план төзелгән, инструкторлар билгеләнгән .

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International