Хөрмәтле Яңа Чишмә муниципаль районы халкы !
Татарстан Республикасы мәшгульлек Министерлыгы хәбәр итә: үз-үзләрен карый алмаучы олы яшьтәге кешеләр, инвалидлар өчен Комплекслы социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре өйгә килеп, социаль-медицина һәм социаль-хокук ярдәме күрсәтә. Социаль хезмәт күрсәтү тәкъдим ителгәч кенә үтәлә башлый. Аны урындагы социаль хезмәтләр оешмасы тәкъдим итәргә тиеш.
Әгәр дә сез караучысыз калдыгыз , туганнарыгыз юк яисә булышмаган очракта, үзегезне-үзегез карый алмасагыз сезне Татарстан Республикасы мәшгульлек Министерлыгының райондагы бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Социаль ярдәм идарәсе
Яңа Чишмә районы, Яңа Чишмә авылы, Совет урамы 80 йорт,
тел. 2-27-91, 2-20-15
Комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Кайгырту”
Яңа Чишмә районы, Яңа Чишмә авылы, Май урамы 8 йорт
тел. 2-29-37 – өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлеге