Россия Федерациясендә Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелыш

2017 елның 31 марты, җомга

2017 нче елның 31 мартында үткәрелүче  “Россия Федерациясендә Мәдәният хезмәткәрләре көне”ндә район мәдәният йорты сәхнәсендә район мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренең  тантаналы җыелышы булды.  Чараны район мәдәният бүлеге җитәкчесе  Галина Александровна Носова ачып җибәрде. Ул мәдәният өлкәсендә 2016 нчы елларда эшләгән эшләргә нәтиҗә ясаады, барысын да бәйрәм белән котлады. Мәдәният үсешенә ярдәм итүче район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Валентина Николаевна Семеняк шулай ук мәдәният хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлады.

Югары уңышларга ирешкән мәдәният хезмәткәрләренә Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Чара      концерт программасы белән дәвам итте.  Ильназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар, Анна Суворова , «Зажигай – Ялкын» төркеме матур җырларын башкардылар..

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International