Соңгы вакытларда ялган алкоголь продукциясен сатуга каршы «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы ярдәм итә.
Татарстан Республикасы Чистай территориаль Госалкогольинспекция органы Яңа Чишмә халкын тагын бер кат ялган аракы белән сәүдә итүчеләр турында хәбәр итүләрен исләренә төшерә.
Төгәл мәгълүмат бирүчеләргә 1 дән 3 меңгә кадәр акчалата бүләк каралган. «Халык контроле» бүлегенә кереп ялган аракы сату турында хәбәр итәргә кирәк.