2017 нче елның 6 мартында С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Халыкара хатын-кызлар көне һәм “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсына нәтиҗә ясау өчен тантаналы чара узды.
Безнең районнан бу чарада катнаштылар: Попкова Н.И.- Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы урынбасары, , Давлетшина И.К.- Чаллы Башы МЙ директоры, Носкова В.Р. һәм Сударкина Н.Н.- “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсының зона туры җиңүчеләре.