Мәдәният йорты фойесында “Хатын-кыз кулларыннан гөлләр тама” исеме астында үткәрелгән район хатын-кызлары ясаган әйберләрдән күргәзмә оештырылган иде. Тамашачылар, нигездә, хатын-кызлар иде, ә сәхнәдән иң булган хатын-кызларны котладылар. Алар арасында “Хатын-кыз- район даны”, “Хатын-кыз –җәмәгать эшлеклесе” номинациясе җиңүчеләре, “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсының зона туры җиңүчеләре иде. Тантаналы шартларда әле күптән түгел генә икенче баласы туган хатын-кызларга Ана капиталы сертификатлары тапшырдылар. “Үз һөнәре остасы” номинацииясендә уңган терлекче, төзүче, бизнес-леди, мәдәният хезмәткәрләрен һ.б бүләкләделәр. Бик күп ир-егетләребез хатын-кызлар адресына җылы теләкләрен юлладылар. Концертта районның иң әйбәт әртисләре һәм коллективлары чыгыш ясады.