Азык-төлек өстәмәләре - азык продуктларына билгеле бер сыйфатлар өстәү яки продуктларның саклау вакытын озайту өчен азык продуктларына махсус катнаштырыла торган табигый яки ясалма матдәләр.
Азык-төлек өстәмәләрен күллану СанПин 2.3.2. 1293-03 «Ашамлыклар чималы һәм азык-төлек продуктлары» «Азык-төлек өстәмәләрен куллануга гигиеник таләпләр» буенча регламентлаштырыла.
Кулланыуга рөхсәт ителми торган өстәмәләр турында мәгълүмат Роспотребнадзорның Федераль хезмәте сайтында http://rospotrebnadzor.ru/ урнаштырылган.
Дәүләт регистрациясе узып кулланырга рөхсәт ителгән азык-төлек өстәмәләре турында мәгълүматны http://www.crc.ru/ сайтыннан табарга була.
Ваклап сату өчен рөхсәт ителгән азык-төлек өстәмәләре исемлеге СанПин 2.3.2 1293-03 ның 1 нче Кушымтасында бирелгән. Аларга түбәндәгеләр керә:
Азык-төлек буяулары, шул исәптән пасха йомыркаларын буяу өчен кулланылучылар:
Е 122, Е 163, Е 110, Е 104, Е 142, Е 132, Е 120, Е 160, Е 124, Е 133, Е 131, Е 102.
Консервантлар: Бензоид кислотасы һәм аның тозлары: Е 210 (Е 211, Е 212, Е 213) һ.б.лар.
Кислоталар: лимон (Е 330), уксус (Е 260) һ.б.лар.
Шикәр алмаштыручылар: аспартам Е 951 һ.б.лар.
Ароматизаторлар: ванилин һ.б.лар.