«Авыл җирлекләренең 2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәрле периодта тотрыклы үсеше»

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

Яңа Чишмә  муниципаль районында авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрнең тормыш шартларын яхшырту максатыннан «Авыл җирлекләренең 2014-2017 елларга һәм  2020 елга кадәрле периодта тотрыклы үсеше» программасы эшли.

 Программада катнашу өчен түбәндәге документларны җыеп тапшырырга кирәк:

1.      Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе исеменә гариза;

2.      Гаиләнең барлык эшләүче әгъзаларының эш урыныннан белешмә.

 3.     Шул  торак мәйданда яшәүче гаилә әгъзаларының паспорт мәгълүматлары (серия, номер, кем тарафыннан, кайчан бирелгән), балигъ булмаган гаилә әгъзаларына туу турында таныклык;

4.      Хезмәт стажын раслаучы хезмәт кенәгәсе;

5.      Туганлык мөнәсәбәтләрен раслаучы документлар;

6.      ТИБ тарфыннан бирелгән торакның  техник  паспорты;

7.      Барлык гаилә әгъзаларына ТИБ  справкасы;

8.      Уку турында  документ копиясе ;

9.      Җиргә документлар;

10.    Төзү эшенә рөхсәт кәгазе;

11.    Адресы күрсәтелгән, авыл җирлеге башлыгы тарафыннан расланган  объектның фотосурәте;

12.     Өй проекты.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен  Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитеты төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә  яки 88434823031 телефонына шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International