“Бергәләп укыйбыз”

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

2024 елның 6 марты – Бөтендөнья бергәләп уку көне. Бәйрәм ел саен мартның беренче чәршәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көннең төп идеясы булып, укуны әйләнә-тирә дөнья белән аралашуның төп ысулларының берсе буларак популярлаштыру, яңгыраган сүз ярдәмендә эмоцияләрне тапшыру мөмкинлеге тора.

Әлеге көн уңаеннан, “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” филиалында Шахмай урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” драмасыннан өзекләрен уку оештырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International