Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга кирәклеген искә төшерә.
Пенсия фонды эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультацияләр һәм аңлатмаларны пенсия фонды Бүлегенең Контакт-үзәгенең телефон номеры буенча алырга мөмкин
8 (843) 279-27-27, Яңа Чишмә районында клиент хезмәте Контакт-үзәге (бүлек хокукларында) 884348 2-26-71.
Гариза бирелгән очракта, аны РПФ сайтында Шәхси кабинет аша җибәрү мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез www.pfrf.ru к
Әгәр дә барып булмый икән, кабул итүгә алдан язылып, сайт яки телефон номеры аша язылырга кирәк
8 (843) 2-79-27-27, 884348 2-26-71.
Кабул итү алдан язылу буенча алып барыла.
Моннан тыш, республикада ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга азык-төлек һәм дарулар сатып алу һәм китерү өчен волонтерлар хәрәкәте эше оештырылган. Моның өчен 598-3-598, Яңа Чишмә районында 884348 2-21-54 кайнар линия телефонына шалтыратырга кирәк.
Беренче чиратта кирәкле әйберләр өлкән яшьтәге гражданнар акчасына сатып алына. Китерү бушлай башкарыла.
Өйдә калыгыз! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!