«Пятёрочка» казанлыларга кибетләрдән фермер продуктлары китереп бирүне тәкъдим итә

2020 елның 3 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Пятёрочка» сәүдә челтәре Казандагы үз кибетләреннән продуктлар китереп бирү сервисын - «Доставка. Пятёрочка» - оештырган. Мондый хезмәт күрсәтү Казанның Авиатөзелеш, Мәскәү, Яңа Савин, Вахит, Совет һәм Идел буе районнарында башкарыла. Сервис кысаларында Татарстан фермерларының һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясен: ит, казылык әйберләре, ярымфабрикатлар, сөт, сырлар, йомырка, сөт һәм икмәк продукциясе, яшелчәләр, чәйләр һәм башка әйберләр алырга мөмкин.

«Доставка. Пятёрочка» хезмәтеннән файдалану өчен AppStore һәм Google Play платформаларында берисемле мобиль кушымта урнаштырырга кирәк. Продуктларга барлык бәяләр кибетләрдәге кебек үк. Товарларга сәүдә челтәрендәге федераль һәм региональ акцияләр гамәлдә кала, шулай ук «Выручай-карта» лояльлек программасының икеләтелгән баллары исәпләнә. Заказларны кибетләрдә җыялар һәм курьерлар аларны ишек төбенә кадәр китереп куялар. Түләүне бары тик кушымтада гына банк картасы ярдәмендә башкарырга мөмкин. Барлык заказлар шул ук көнне китерелә, ә китерү вакытын мөмкин кадәр кыскарту өчен логистика даими рәвештә камилләштерелә.

«Бүгенге вәзгыятьтә кирәкле шундый сервис эшләп, без сезгә тагын да якынрак булырга һәм сезнең өчен күбрәк уңайлыклар булдырырга телибез. «Пятёрочка» коронавирус инфекциясе таралуны булдырмас өчен комплекслы профилактик чаралар күрүне гамәлгә ашыра. Кибетләрдә даими рәвештә дезинфекция ясала, продуктлар китереп бирүче курьерларның тән температураларын даими үлчәп торалар, шулай ук алар дезинфекцияләүче салфетккалар белән тәэмин ителгән», - дип сөйли «Пятёрочка» сәүдә челтәренең генераль директоры Сергей Гончаров.

Моннан тыш, яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатларында сәүдә челтәре үз кибетләрендә продуктлар саклана торган урыннарны дезинфекцияләүгә таләпләрне арттырды. Кибетләргә товар китерүчеләр дә үзләренең җитештерү мәйданчыкларында профилактикалау чараларын арттырдылар. Продукция продуктларны бүлү үзәкләренә ышанычлы рәвештә упаковкаланган килеш китерелә һәм кабул итеп алганда ныклы контроль уза. Ә товарны кибетләргә таратучы машина йөртүчеләр өчен яңа эш кагыйдәләре кертелде, бу чаралар аларның башка хезмәткәрләр белән аралашуын киметергә ярдәм итә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International