Күренекле татар җырчысы Илһам Шакиров

14 февраль 2020 ел., җомга

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елында без республикабыз үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләрне искә алабыз. Музыкаль белем пропагандистларының берсе һәм Татарстанның милли музыка тарихын белүче, татар мәдәниятенең күренекле вәкиле, Татарстан АССРның халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров була. 15 февральдә аның тууына 85 ел тула. Бу дата уңаеннан Өтәшкә авыл китапханәсендә «Татарстан сандугачы»дип исемләнгән күргәзмә – истәлекләр төзелде. Укучылар арасында әдәбиятка күзәтү, аның матур җырларын тыңлау үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования