3 декабрьдә «Олимп» УСЗ бинасында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кышкы спартакиада узды. Спартакиада спортның берничә төре буенча үтте: өстәл теннисы, шашка, дартс һәм җиңел атлетика. Барлык катнашучылар да кыйммәтле бүләкләр, ә җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде. Ярышлардан соң катнашучылар өчен чәй өстәле әзерләнгән иде.