15-16 ноябрь көннәрендә Яңа Чишмә урта мәктәбе базасында Инглиз теле буенча олимпиаданың муниципаль этабы узды. Инглиз теленең халыкара тел булуын һәм аңа игътибарның елдан-ел артуын исәпкә алып, Инглиз теле буенча олимпиадада катнашу аеруча мөһим. Олимпиаданың муниципаль этабында район мәктәпләреннән барлыгы 27 укучы катнашты. Шуларның 4се: Яңа Чишмә урта мәктәбеннән Алексей Лазарев (укытучысы – Логинова Л.В.), Мөхетдинов Ринат һәм Феоктистова Марина (укытучысы – Феоктистова С. А.), Черемухово урта мәктәбеннән Корнева Ксения (укытучысы – Корнева С. В.) әйбәт результатлар күрсәттеләр.