15 октябрь – татар халкының Хәтер көне

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

1552 елның 15 октябре, һичшиксез, татар халкы өчен иң фаҗигале көн, үзенеңдәүләтчелеген югалту көне булып тора. Бу-шәһәрне алганда һәлак булган Казан сакчыларын искә алу көне генә түгел, ә күңелләребезнең чистарыну көне дә. Быел тиран Иван Грозныйның гаскәрләре Казанны яулап алуларына 467 ел тулуы билгеләп үтелә. Шул уңайдан "Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарих музее" мөдире Сабирова Г. К. Шахмай урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары белән “Хәтере исәннәрнең генә киләчәге бар” дип аталган әңгәмә үткәрде. Презентация ярдәмендә ул балаларны Казан ханлыгы тарихы белән таныштырды, бигрәк тә соңгы хөкүмәтне – ханбикә Сөембикә идарә иткән елларны җентекләп тасвирлады. Мәскәү белән көрәшкә һәм ханлык үлеменә аерым игътибар бирелде. Укучылар Сөембикә турындагы риваятьне кызыксынып тыңладылар. Чара ахырында алар Казан һәм Казан ханлыгы тарихы турындагы сорауларга җавап бирделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International