Техниканы кышкы саклауга кую.

10 октябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Көзге кыр һәм урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң, районда инженерлык хезмәте белгечләре һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре механизаторлары алдында техниканы кышкы саклауга кую бурычы тора.
       Техниканы саклауга куюның максаты-ул аның хезмәт итү вакытын арттыру, киләсе елга кыр эшләренә сакланышын тәэмин итү, финанс югалтуларын киметү. Озак саклауга куелыр алдыннан ремонт эшләре күләмен һәм запас частьләргә ихтыяҗны билгеләү өчен һәр берәмлек техника тикшерелергә тиеш. Бар чаралар комплексы, алар билгеләнгән нигезендә ГОСТ 7755-2009 г. «авыл хуҗалыгында кулланыла торган Техника. Саклау кагыйдәләре» дигән темага доклад белән чыгыш ясады, ул машиналарны чистартуны, юдыртуны, саклау урыннарында урнаштыруны, подставкага урнаштыруны, машиналардан чылбырларны, каешларны, гидрошлангларны төшерүне, отверстияләрне тузан, кар, дым үтеп керүдән герметизацияләүне, консистент майларны һәм майларны консервлана торган өслекләргә салуны, көпчәкләрдә басымны киметүне һәм ачык сакланганда агартуны күздә тота.
     Районда Г. Г. Әхмәтвәлиев КФХсында ашлык җыю комбайннары кышкы саклауга тиешенчә куелган.
    Техниканы кышкы саклауга кую тәмамлангач, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре катнашында комиссия тарафыннан һәр техника тикшереләчәк.

Рәис Хисмәтуллин-Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования