Татарстанда Яңа эш башлаучы фермер мәктәбе эшли башлый: "Агростартап" сменасы

2019 елның 13 сентябре, җомга

20 сентябрьдә  Татарстанда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  булышлыгы  белән  “Яңа  эш  башлаучы  фермер мәктәбе” старт ала.    Ике  көн  эчендә  республиканың  авыл  яшьләре  бизнесны  планлаштыру, нәтмиҗәле  бизнес-план төзү нигезләренә өйрәнәчәкләр һәм авылда  яшьләргә   ярдәм  итү  программалары турында  беләчәкләр.

Моннан  тыш,  уку кысаларында   бизнес-тренинглар,  түгәрәк  өстәлләр һәм  Татарстанда  уңышлы  эшләүче  фермерлар хуҗалыкларына  бару планлаштырыла,   бу  хуҗалыкларда  фермерлар  үз  тәҗрибәләре белән  таныштырачаклар  һәм тыңлаучыларның  сорауларына җаваплар  бирәчәкләр.    Мәктәп кысаларында  шулай  ук   бизнес-проектлар  конкурсы  узачак, җиңүче  үз  продукты бренды  өчен  полиграфия  хезмәтләре  күрсәтелүгә 30 000 сум  күләмендә сертификат алачак.  

Катнашуга  ааыл  җирендә  теркәлгән һәм университетны  тәмамлаганнан  соң  үз бизнесын  башларга  җыенучы 18 яшьтән 35 яшькә   кадәрге яшьләр    (көндез йөреп һәм читтән  торып  соңгы  курсларда  укучы  студент-бакалаврлар,   студент-магистрлар, студент-аспирантлар) чакырыла. 

Уку тәмамланганнан  соң, анда  катнашучыларга  Яңа  эш  башлаучы  фермер  мәктәбен  узу  турында   сертификатлар бирелә. Катнашу  өчен    2019 елның    18 сентябренә  кадәр   электрон почтада   гариза  тутырырга  һәм  җибәрергә  кирәк,  адресы:   amo-rt@mail.ru,   «Заявка ШМП» тамгасы  белән. Өстәмә  мәгълүматны   (843) 221-75-97 телефоны  аша  алырга  мөмкин. 

 

Гариза

Шәхси белешмәләрне  эшкәртүгә ризалык   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International