“1812 нче елгы сугыш геройлары”

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

8 нче сентябрьдә Россиядә Хәрби Дан көнен – М. И. Кутузов җитәкчелегендәге рус армиясенең француз армиясе белән Бородино янындагы көрәш көнен билгеләп үттеләр. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан 2019 нчы елның 10 нчы сентябрендә “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музеенда” Шахмай урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән “1812 нче елгы сугыш геройлары” темасына әңгәмә узды.

            Әңгәмәнең кереш өлешендә музей мөдире Сабирова Гөлнар Камил кызы М.Ю. Лермонтовның “Бородино” шигыреннән өзек китерде. Укучылар бу өзектә М.И. Кутузов җитәкчелегендәге рус армиясенең француз армиясе белән Бородино көрәше турында сөйләнүен  искә төшерделәр.

            “Да, были люди в наше время,
                Могучее, лихое племя…»” дип язган М.Ю. Лермонтов.

          Кемнәр соң алар, Ватан сугышы геройлары? Сөйләшү әнә шулай акрын гына шул темага күчте. Балалар М.И. Кутузов, кенәз П. И. Багратион, М. Б. Барклай де Толли, Н. Н. Раевский, генерал-лейтенант, партизан Денис  Давыдов турында белемнәрен ныгыттылар. Безнең якташыбыз, кавалерист кыз Надежда Андрей кызы  Дурова турында мәгълүмат балаларга аеруча кызык булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International