Актив тормыш

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

             Яңа Чишмә интернат-йортында социаль хезмәттән файдаланучылар өчен табигатькә чыгу оештырылды. Бу көн өлкәннәр өчен гадәти түгел иде. Табигать белән кушылу алар өчен шатлык, әйе, аларның һәркайсы да ерак чыгып китә алмый бит. Чарага 21 кеше чыкты. Һава торышы шатландырды, - тыныч һәм рәхәт булды! Чара программасына табигатькә бару, ял итү урыннарын әзерләү, учак ягу, төшке аш әзерләү, өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларның төрле конкурс чараларында актив катнашуы кертелгән иде.

      Искиткеч җылы көн булды. Ял итү өчен бик матур урын алдан, «Попов почмагы»дип атала торган урын сайланды.  Монда тәмле шашлыклар, карбыз һәм кавын белән сыйландылар. Төшке аш бик яхшы узды.

     Ә аннары... хатирәләр, җырлар да булды, конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Конкурслар төрле иде: табышмакларга, мәкальләргә җавап бирү, рус халык уеннары, биюләр, баскычларга менү һ. б. күпме шатлык, көлке булды!

        Үз торагының дүрт стенасыннан чыгу, табигать һәм кешеләр белән аралашу, хәрәкәт активлыгы өлкән кешегә реабилитация тәэсирләре: сәламәтләндерү, социаль, социаль-мохит, социаль-психологик, социаль-педагогик тернәкләндерүбирә.

        Бу бәйрәмнән безнең әби-бабайлар бик зур заряд һәм уңай эмоцияләр алдылар. Аз вакытка булса да өлкәннәр авыруларын, кайгыларын һәм ялгызлыкны  онытып тордылар. Өйгә күтәренке кәеф һәм рәхмәт сүзләре белән кайттылар!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International