Кемнәргә берьюлы ике пенсия түләү каралган?

10 июль 2019 ел., чәршәмбе

Инвалидларның аерым катеогрияләренә берьюлы ике пенсия алу хокукы бирелгән: аларга инвалидлык буенча һәм картлык буенча иминият пенсиясе билгеләнергә мөмкин.

Түбәндәге затлар ике пенсия алырга хокуклы: сугышта травма алу нәтиҗәсендә инвалид калучылар; 1995 елның 12 гыйнварындагы "Ветераннар турына"гы No5-ФЗ Федераль законының 2 маддә 1 пункты "а" - "ж" һәм "и" подпунктларында күрсәтелгән Бөек Ватан сугышында катнашучылар; "Блокадалы Ленинград кешесенә" билгесе белән бүләкләнүчеләр.

Болардан тыш, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узган чорда һәлак булган яисә сугышчан травма алу нәтиҗәсендә хәрби хезмәттән азат ителгәч вафат булган хәрбиләрнең ата-аналарына, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узганда һәлак булган хәрби хезмәттәгеләрнең тол хатыннарына билгеләнергә мөмкин. Шулай ук Чернобыль АЭСында булган катастрофада зыян күргән аерым катеогрия гражданнарның эшкә яраксыз гаилә әгъзалары да ике пенсия алырга хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования