“Өйгә китап”

2019 елның 21 июне, җомга

2019 елның 20 июнендә Акбүре авылы китапханәчесе, тыл хезмәткәре Мотыгуллина Миннебаян Валиулла кызы үтенече буенча, аның өенә татар язучылары китапларын алып килде. Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең аерым бер юнәлеше булып, сәламәтлекләре какшаган олы кешеләргә һәм инвалидларга ойгә китаплар китерү тора. Авыл китапханәчесе кирәкле әдәби китапларны җыя, өйгә килеп олы кешеләрне яңа кайткан китаплар белән таныштыра. Бу юнәлеш китапханәгә йөри алмаучы әби-бабайларга китапханә турында мәгълумат алырга, уку һәм аралашу аша социаль элемтәләр сакларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International