Яңа Чишмә муниципаль районы Черёмуха бистәсендә яшәүче, социаль хезмәт алучы Медведева Анна Иван кызы, кыш көне йортын ягып җылытыр өчен ике машина утын китерүдә хәйрия ярдәм күрсәткән өчен район җитәкчелегенә һәм ИП “Ахметзянов Ф.З.” олы рәхмәтен белдерә. Шулай ук утынны җыештыру һәм аны урнаштыруда булышкан өчен, “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәре Захарова Т.К. һәм мәктәп балаларына Анна әби рәхмәтле булып калды.