“ТНВ- Планета” Зирекледә кунакта

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

2019 елның 14 июнендә Зирекле авылына составында корреспондент Алсу Әсхәдуллина (Шәйдуллина), оператор Данияр, шофёр Сергей булган ТНВ –Планета каналыннан “ТНВ-Манзара” программасының төшерү группасы килеп китте.

Әлбәттә, аларны беренче чиратта Зирекле авылының тарихы, кайчан барлыкка килүе, үсеше, исеме кызыксындырды.

Әңгәмәнең икенче өлешендә Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее турында зур сөйләшү булды: ничек оешты, беренче экспонатлар ничек табылды, эзләү эшләре ничек оештырылды, авыл тарихын, төбәкне өйрәнүдә музейның роле нинди, музей эшенең төп юнәлешләре нидән гыйбарәт һ.б сораулар ярдәмендә кунакларны музейның фәнни хезмәткәре Мидхәт Газыймов бик тәфсилләп таныштырды. Ике зур өстәлдә дә бу сорауларга җавап бирердәй материаллар куелган иде.Төшерү группасы да моңа игътибар итмичә калмады.

Оператор үз эшен эшләде: бик кызыксынып чиккән,суккан, бәйләгән, текән экспонатларны рәхәтләнеп төшерде дә,  төшерде.

            Музей күршесендә генә “Йолдыз” балалар бакчасы булгачтан, кунаклар балалар янына да керделәр, аларның уеннарын төшерделәр,балалардан шигырьләрен сөйләттеләр. Бакча мөдире Фәния Гатиятуллина бакчаның эше һәм бина белән таныштырды.

Җомга көн булганлыктан, кунаклар мәчеттә дә булдылар, җомга намазына җыелган мәхәллә кешеләрен дә объективка алдылар.

Зирекле авылының бүгенге тормышы белән авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинев таныштырды,авылның асфальт җәйгән урамында интервью бирде.

            Авылның белем учагы –Зирекле лицее да игътибарсыз калмады. Директор АйратХәмәтвәлиев бару юлын да ук кунакларны мәктәп тормышы, балаларның ялы турында таныштырды. Мәктәп янында оештырылган лагерьдагы балалар сөенеп, шатланып, ТНВ кунакларын уеннары белән каршыладылар.

Китү алдыннан  группа кабат музейда булып, күңелләренә ятышлы экспозицияләрне, экспонатларны өстәмә төшерделәр.

“Эш визитыбыз тулысынча, зур канәгатьләнү белән үтәлде, күп материал җыеп китәбез”,-диде Алсу Әсхәдуллина һәм фикерләр китабына хис-тойгыларын, теләкләрен дә  язып калдырды.

            Хөрмәтле музей хезмәткәрләре! Хөрмәтле Мидхәт абый! Сезнең музейга килү, танышу теләге күптәннән зур иде. Ниһаять, хыялым тормышка ашты. Биредәге хезмәт, мәгълүмат, тарих күпләр сокланырлык. Рәхмәт ачык йөз белән каршылап, безнең белән сәгатьләр буе аралашырга вакыт тапканыгыз өчен. Алдагы көннәрдә дә сезгә уңышлар телим. Музей тагын да киңәйсен, шартлар яхшырсын дигән теләктә калам. Лидия ханым, сезгә сәламәтлек һәм уңышлар телим. Сезнең музейның даны, эше еракларга таралсын. Яңадан  яңа мәгълүматлар, экспонатлар өстәлеп торсын.                        “ТНВ”-“ТНВ- Планета” хезмәткәрләре  исеменнән Алсу Әсхәдуллина       14.06.2019ел.                                                                            

Материал июль аенда күрсәтеләчәк диеп ышандыралар. Насыйп булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International