"Тормыш бүләк итүче куллар"

2019 елның 17 июне, дүшәмбе

Менә өч дистә елдан артык инде июнь аеның өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Безнең илдә бу иң әһәмиятле һәм хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе. Бу вакыйга уңаеннан “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музеенда” “Тормыш бүләк итүче куллар” дип аталган чара узды.  Әлеге кичәнең кунаклары Шахмай, Чертуш һәм Чаллы Башы авылларында озак еллар эшләгән фельдшерлар һәм санитарлар  иде.

            Авылда фельдшер булып эшләү икеләтә җаваплылык таләп итә. Сер түгел, аларга педиатр да, күз табибы да, хәтта хирург да булырга туры килә. Авыл фельдшеры - абруйлы медицина кояшы. Алар өчен тәүлек, ял һәм бәйрәмнәр вакыты юк, аларның һөнәрен романтик һәм җиңел дип атарга мөмкин түгел. Кеше гомере өчен җаваплылык хисе аларда табибныкыннан ким түгел. Чөнки авырлык килгән, гомерең кыл өстендә торган чакта бар өмет аларда - авыл халкы өчен бердәнбер табиб булган фельдшерда гына. Шуңа күрә аларны авыл табиблары гына түгел, ә чын психологлар  дип атарга мөмкин.

            Сөйләшүне дәвам итеп, чарада катнашучылар үз һөнәрләренә тугрылык турында сөйләделәр. Медицина күзаллауларының киңлеген тикшерү өчен музей мөдире Сабирова Г. К. “Медиклар - алар...кешеләр”, “Бу фраза нинди фильмнан?”, Кем турында җырлыйбыз?", “Җыр героеына диагноз куй” уеннарын уйнатты. Чара ахырында Гөлнар Камил кызы барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, сәламәтлек, гаилә иминлеге, җаваплы эшләрендә уңышлар теләде һәм кунакларны бәйрәм табынына чакырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International