ТР буенча Кадастр палатасы кадастр бәясен ничек бәхәсле дип аңлата

10 июнь 2019 ел., дүшәмбе
Кадастр бәясен билгеләү һәм милек салымын исәпләү темасы, шулай ук күчемсез милек объектларының кадастр бәясен дәгъвалау процедурасы да актуаль булып тора.
 
 Күчемсез милек объектларының кадастр бәясен күптән түгел генә бәйсез бәяләүчеләр билгеләде, ә 2018 елдан башлап – махсус төзелгән дәүләт бюджет учреждениеләре. Бәяләү нәтиҗәләрен Россия Федерациясе субъекты хакимияте органнары раслый. Бәяләү нәтиҗәләре буенча кадастр бәясе базар бәясеннән шактый артып китсә, аны яңадан карау мөмкинлеге бар. Бәяләү нәтиҗәләрен судта яки Россиянең барлык төбәкләрендә Росреестр идарәләре каршында төзелгән махсус комиссияләрдә бәхәсле дип игълан итәргә мөмкин. Шул ук вакытта комиссия мөрәҗәгатьләрне бушлай карый.
 
Кадастр бәясен дәгъвалау өчен күчемсез милек объектының базар (реаль) бәясен билгеләргә кирәк. Алга таба эксперт бәяләмәсе ясарга. Бәяләү үз-үзен җайга салучы оешма әгъзасы, сертификацияле бәяләүче булмаса, көчкә ия булмаячак. Нәкъ менә ул эксперт бәяләмәсе бирә. Кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләрен яңадан карау турындагы гаризага күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында ЕГРНнан өземтә, күчемсез милек объектына хокук билгели торган яки хокукын раслаучы документның нотариаль расланган күчермәсен, шулай ук яңадан карау өчен нигезләрне раслаучы документларны куярга кирәк. Шул ук вакытта күчемсез милек объектына карата аның базар бәясен билгеләү нигез булып торса, бәйсез бәяләүченең хисабын кәгазьдә дә, электрон рәвештә дә тапшырырга кирәк. ЕГРНнан өземтә КФҮләрдә яки Росреестр сайтында соратып алырга мөмкин. Кадастр бәясе турында белешмәләр теләсә кайсы зат соравы буенча бушлай бирелә Комиссия гаризаны ай дәвамында карый һәм уңай карар кабул ителгән очракта, бу турыда объект урнашкан күчемсез милек хуҗасына һәм җирле үзидарә органына хәбәр итә. ЕГРНга яңа кадастр бәясен кертү гариза бирүченең катнашыннан башка башкарыла.
 
Кадастр бәясе турында яңа мәгълүмат агымдагы календарь елның 1 гыйнварыннан салым исәп-хисап ясау өчен кулланыла башлый, анда сез комиссиягә яки судка мөрәҗәгать иткән, әмма ЕГРНга дәгъва белдерелә торган кадастр бәясе турында белешмәләрне кертү датасыннан иртәрәк түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования