Хөрмәтле эшмәкәрләр!

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

13 июнь көнне 10.00 сәгатьтә Заливная урамы, 5 йорт адресы буенча ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды Яңа Чишмә районы эшкуарларын бушлай семинарларда катнашырга чакыра, анда һәр эшмәкәр үз компетенцияләре һәм практик белемнәре дәрәҗәсен күтәрә алачак. Катнашу өчен вакытыгызның нибары 2 минутын сарыф итәргә һәм сез сайлаган семинарга язылырга кирәк. Без сезне күрергә шат булачакбыз. Алдан 9.30 сәгатькә килүегезне сорыйбыз. Сезнең өчен бушлай буфет эшләячәк. Әгәр сездә нинди дә булса сораулар туа икән, безгә адреска юллагыз mail@fpprt.ru

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International