Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә

23 май 2019 ел., пәнҗешәмбе

21 май көнне Яңа Чишмә бүлеге “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Дәүләтшина И. К. һәм Бөтендөнья татар конгрессының Яңа Чишмә бүлеге җитәкчесе Хаметвалеев А.М. Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасындагы җирле оешма җитәкчеләре белән киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Шәйхразиев В.Г. алып барды. Җыелышта агымдагы елның беренче кварталына эш нәтиҗәләре белән таныштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования