22 апрель көнне Чаллы Башы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары булды. «Такмаза» балалар фольклор ансамбле “Су юлында” татар халык йоласын күрсәттеләр. «Өмет» балалар театры И. Зәйниев пьесасы буенча «Кәҗә, сарык һәм башкалар» спектаклен сәхнәләштерделәр. Укытучылар балаларның чыгышын җылы кабул иттеләр һәм рәхмәт сүзләре әйттеләр.