Тоталь диктант

15 апрель 2019 ел., дүшәмбе

2019 елның 13 апрелендә Яңа Чишмә урта мәктәбендә бу көнне бөтен дөнья буенча узган ирекле бушлай диктант-Тоталь диктант үткәрелде. Әлеге мәйданчыкта эшне  мәгариф бүлеге методистлары, Яңа Чишмә урта мәктәбе администрациясе, Халыклар дуслыгы йорты оештырдылар. Акциядә 65 кеше катнашты, алар арасында 12дән алып 58 яшькә кадәр районның барлык торак пунктларыннан килгән укучылар, аларның әти-әниләре, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре бар иде. Диктант текстының авторы-танылган рус язучысы П. В. Басинский, аның видеомөрәҗәгате катнашучыларга диктант язу алдыннан тәкъдим ителде. Текстны Черемухово һәм Ленин урта мәктәбенең югары категорияле рус теле укытучылары Л. Г. Шабалдина һәм Л. Г. Лаврова эйтеп яздырдылар.

 Диктант язганнан соң барлык эшләр дә филологлар тарафыннан тикшерелде. Текстта тыныш билгеләре бик күп иде, шуңа да күпчелек хаталар тыныш билгеләрендә, ә орфографик хаталар аз. Башлангыч мәгълүматлар буенча, диктантны «5» кә - 1, «4» кә 12 кеше язды. Диктант нәтиҗәләрен 18 апрель көнне Тоталь диктант сайтыннан (Казан шәһәре мәйданчыгында) белергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования