Искә алу кичәсе

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

     2019 нчы елның 22 мартында “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее”нда “Халык өчен хезмәтегез алдында баш иябез” исеме астында санап бетергесез эшләре белән кешеләр күңеленә кереп калган авылыбызның почетлы гражданины, чын мәгънәсендәге хезмәт кешесе, 30 елга якын колхоз белән идарә иткән  Хөснетдинов Гайфетдин Тәхаутдин улын искә алу кичәсе булып үтте. Әлеге чарага туганнары, дуслары, аның кул астында эшләгән кешеләр чакырылган иде. Искә алу кичәсе мәрхүм җитәкченең рухына дога кылып, Корьән сүрәләрен укудан башланып китте.

     Гайфетдин  ага зур, тулы мәгънәле тормыш юлы үтә. Сугыш дәһшәтен үз күзләре белән күрә, Берлинга кадәр барып җитә, туган ягына йөрәк астында граната кыйпылчыгы йөрткән 2 группа инвалид булып кайта. Туган хуҗалыгын ныгытуга, үстерүгә һәм чәчәк аттыруга бөтен көчен, дәрманын куйган кеше ул.

            Һәр күңелдә аерым якты эз калдырган олпат зат булган икән Гайфетдин абый. Чыгыш ясаучы туганнары, дуслары, хезмәттәшләре аның турында якты истәлекләр белән уртаклаштылар, иңгә-иң куеп эшләгән заманнарны искә алдылар.

Җан җылысы белән сугарылган, күңелләрнең иң түренә барып җиткән кичә чәй табыны һәм истәлеккә күмәк фото белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International