Ш.Шәйдуллин укулары

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Якташыбыз, милиция подполковнигы, детектив әсәрләр авторы, шагыйрь Шамил Шәйдуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан Яңа Чишмә районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге планы нигезендә 2019 елның 20 мартында Акбүре төп гомуми белем мәктәбендә Шамил Шәйдуллинны искә алу кичәсе уздырылды. Кичәдә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп укучылары, район һәм мәктәп китапханәләре хезмәткәрләре, район музейлары, халыклар дуслыгы йорты җитәкчеләре, районның җирле матбугат вәкилләре һәм кадерле кунаклар:  Яр Чаллы шәһәреннән язычылар делегациясе (Айдар Хәлим, Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Әлфия Сидикова, Лилия Фәттахова, Саҗидә Әхмәтгалиева, Фиалка Шәйдуллина)  катнашты. Кичә кысаларында Шамил Шәйдуллин исемендәге III укучылар һәм укытучылар өчен фәнни-тикшеренү район конференциясе уздырылды. Конференциядә укучылар һәм укытучылар Шамил Шәйдуллин, якташ язучылар һәм шагыйрьләр, күренекле шәхесләр, туган як тарихы турында кызыклы һәм файдалы чыгышлар ясадылар. Укытучылар белән бергә Чертуш авылы мәдәният йорты директоры Рәмзия Мусина Чертуш авылында 1919-1920 елларда булган канлы вакыйга турында фәнни-эзләнү эше белән чыгыш ясарга теләк белдерде. Нәтиҗәләр: беренче юнәлеш «Шамил Шәйдуллин иҗаты: чор һәм шәхес» (Шамил Шәйдуллин иҗаты буенча укучыларның фәнни-тикшеренү эшләре) Яңа Чишмә гимназиясе укучысы Айгөл Шәйдуллина (җитәкчесе Д.Р.Шәйдуллина) - 1 урынны, Шахмай мәктәбе укучысы Гыйльметдинова Илүзә (җитәкчесе Г.Р.Галләмова) – 2 урын, Икенче юнәлеш: «Яңа Чишмә җиренең күренекле шәхесләре» (Якташ язучылар иҗаты буенча укучыларның фәнни-тикшеренү эшләре): Зирекле лицее укучысы Гаффарова Илиза (җитәкчесе Р.М.Газыймова) – 1 урын, Акбүре мәктәбе укучысы Харисов Раил (җитәкчесе: Р.М.Латыйпова) һәм  Шахмай мәктәбе укучысы Хайруллина Рузилә (җитәкчесе: К.К.Гыйльманова) – 2 урын, Яңа Чишмә урта мәктәбе укучылары төркеме (җитәкчеләре А.Н.Хассарова, А.Р.Рамазанова) һәм Шахмай мәктәбе укучысы Мирьякупова Әнисә (җитәкчесе: Г.Ә.Мирьякупова) – 3 урын, өченче юнәлеш: Яңа Чишмә җиренең тарихын һәм Яңа Чишмә муниципаль районыннан чыккан язучылар һәм шагыйрьләрнең иҗатын өйрәнү (укытучыларның фәнни – тикшеренү эшләре, Яңа Чишмә муниципаль районыннан чыккан язучылар һәм шагыйрьләрнең иҗатларын өйрәнү проектлары һәм презентацияләр): Шахмай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы К.К.Гыйльманова – 1 урын, Чертуш авылы мәдәният йорты директоры Р.Р. Мусина – 2 урын. Кичәнен икенче өлешендә Акбуре мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Р.М.Латыйпова һәм Г.И.Харисова әзерләгән укучылар чыгышын катнашучылар җылы кабул иттеләр. Өченче өлешендә Яр Чаллы шәһәреннән килгән, Шамил Шәйдуллинның  үзе һәм иҗаты белән яхшы таныш булган  Айдар Хәлим, Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Әлфия Сидикова, Саҗидә Әхмәтгалиева, хатыны Фиалка Шәйдуллина истәлекләре белән уртаклаштылар, якташыбыз, танылып килүче шагыйрь, хәзерге вакытта “Көмеш кыңгырау” газетасының мөхәррир урынбасары  Лилия Фәттахова  чыгыш ясады. Кичәгә йомгакны Зирекле музее директоры М.Г.Газыймов йомгак ясады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International