2019 елның 20 мартында Яңа Чишмә " Алтын ачкыч» балалар бакчасы базасында Яңа Чишмә муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика конкурсының муниципаль этабы булып узды. 1 урынны «Яңа Чишмә “Ландыш” балалар бакчасы» яулады, 2 урында –Тубылгытау «Тургай” балалар бакчасы, 3 урында – «Яңа Чишмә “Теремок»балалар бакчасы. Яңа Чишмә "Ландыш” балалар бакчасы район данын конкурсның республика этабында яклаячак.