Генеалогик тикшеренүләрнең республика конкурсы

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерү, гаилә элемтәләрен һәм буыннар алмашлыгын ныгыту, Татарстан тарихы һәм үз гаиләсе белән кызыксынуны үстерү максатларында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2019 елның 20 мартыннан 30 апреленә кадәр 2 этапта – муниципаль һәм республика күләмендә «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләрнең республика конкурсын үткәрә. Конкурс шартлары белән сайтта танышырга мөмкин http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_1792070.pdf. Катнашырга теләүчеләрдән Яңа Чишмә районының архив бүлегенә мөрәҗәгать итүләрен сорыйм. Белешмәләр өчен Телефон 22275.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International