Музейда кунаклар

2019 елның 19 марты, сишәмбе

2019 нчы елның 15 мартында “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музеена” кунаклар – “БЕРДӘМ РОССИЯ” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы депутатлар берләшмәләренең Республика координация Советының күчмә гомуми җыелышы делегатлары килде. Бу көнне музейда 60 тан артык кеше булып китте. Музей мөдире Сабирова Гөлнар Камил кызы кунакларны экспонатлар белән таныштырды, экскурсия үткәрде. Депутатлар кунакчыл кабул итүе өчен аңа рәхмәт белдерделәр, музейга алга таба да уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International