Бала хокуклары буенча кайнар линия

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

22 мартта 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49 телефоннары буенча "кайнар линия" эше оештырылачак.

"Кайнар линия" телефоны кысаларында гаилә иминлеге, ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукларын яклау, гаилә низаглары вакытында бала хокукларын үтәү буенча чаралар күрүгә кагылышлы сораулар бирергә мөмкин булачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International