"Акьярда әфганчылар белән очрашу"

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

16 февраль көнне Акъяр мәдәният йортында Совет гаскәрләренең Әфганистаннан чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан Акьяр авылында туып үскән әфганчылар белән очрашу булды. 1979 – 1989 елларда тугыз акъярлы хезмәт юлын Әфганистанда узган. Очрашуга җиде әфганчы һәм хезмәтен Чечняда узган бер егетебез килгән иде. Кунакларны Акьяр авылы җирлеге башлыгы Гайнуллин Д.С., Акьяр башлангыч мәктәп директоры Фархаев Ф.С., хатын-кызлар советы рәисе Минабутдинова Р.Г. сәламләделәр. Мәдәният йорты җитәкчесе Рамилә Халикова кичәне бик эчтәлекле, ямьле итеп алып барды һәм “Әфган җиле”, “Кичер мине, әнкәй, гафу ит”җырларын бүләк итте. Күркәм өстәлләр артындагы очрашу бик җылы мохиттә үтте. Әфганчыларыбыз Госсаметдинов Ш.Ә., Галимов Ш.Г., Сөләйманов Р.Х., Фасхутдинов Р.М., Гайнанов Р.З., Хатыйпов М.М., Әхмәтвәлиев З.С. үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Киләчәктә дә тыныч тормышта шундый очрашулар язсын иде, диеп зур рәхмәтләр әйтеп таралыштылар алар.
Рамилә Халикова, Акьяр мәдәният йорты

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International