«Тере  хәтер» дигән батырлык дәресе узды

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

15 февраль көнне Туган якны өйрәнү музеенда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган «Тере  хәтер» дигән батырлык дәресе узды. Чарага Яңа Чишмә гимназиясенең 8 нче сыйныф укучылары һәм Яңа Чишмә хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Калмыков В. Н. чакырылган иде. Әңгәмә барышында музей хезмәткәрләре балаларны Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрнең тарихы белән таныштырдылар. Калмыков В. Н. хезмәт турында сөйләде һәм кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Шулай ук туган якны өйрәнү музеенда «Әфганстан... мәңгелек көнгә киткән көннәр» дигән күргәзмә оештырылды.  Күргәзмәдә   Әфган сугышы ветераны Беспалов Евгений Ивановичның шәхси әйберләре һәм сугышчан бүләкләре курсәтелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International