Яңа Чишмә районы пенсионерлары арасында шахмат-шашка турниры үткәрелде

2019 елның 15 феврале, җомга

2019 елның 14 февралендә 10.00 сәгатьтә «Жемчужина» йөзү бассейнында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, Россия Пенсионерлар берлегенең Яңа Чишмә җирле бүлекчәсе, Яңа Чишмә районы Пенсия фонды бүлеге белән берлектә Яңа Чишмә районы пенсионерлары арасында шахмат-шашка турниры үткәрде.

Ярышлар башланыр алдыннан шахмат-шашка турнирында катнашучыларны Яңа Чишмә муниципаль районының шахмат һәм шашка федерациясе рәисе Закиров Равил Хаматнур улы, Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе Козлова Анастасия Николаевна, Яңа Чишмә районы Пенсия фонды бүлеге башлыгы Хиразева Лилия Наил кызы сәламләделәр һәм уңышлар теләделәр. Турнирда барлык авыл җирлекләреннән 40 тан артык спорсмен  катнашты. Шахмат һәм шашка такталарында кискен көрәш нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә бүленде:

Шахмат ир-атлар.

1 урын – Фәтхетдинов Медехад (Яңа Чишмә)

2 урын – Ильин Валерий (Чув. Чабаксар)

3 урын – Гиниятуллин Хафиз (Яңа Чишмә)

Шашка ир-атлар.

1 урын – Сафиуллин Нур (Яңа Чишмә)

2 урын – Ермолаев Вячеслав (Чуаш. Чабаксары)

3 урын – Мусин Мәүлет (Акбүре)

Шашка хатын-кызлар.

1 урын – Халикова Миләүшә (Акъяр)

2 урын – Ситникова Зинаида (Архангельск)

3 урын – Шкурихина Антонина (Черемуха)

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар "Бердәм Россия" партиясенең Яңа Чишмә бүлегеннән бүләкләр белән бүләкләнде, аларга шулай ук рәхмәт белдерәбез.

 Җиңүчеләр безнең район данын Чистай шәһәрендә узачак зона этабына якларга бара.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International