Гриппны профилактикалау буенча кайнар линия башлану турында

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча эпидемия сезоны алдыннан Кайнар линия ача.

4 февральдән 18 февральгә кадәр идарәнең территориаль бүлеге белгечләре Кайнар линия телефоны буенча 8(84342 ) 551-50 сәг.8.00 дән 17.00 гә кадәр барлык теләүчеләргә гриппны профилактикалауга кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча консультация бирәчәкләр.

Хезмәт белгечләре грипп һәм ОРВИ профилактикасының төп кагыйдәләре турында, шулай ук әлеге авырулар симптомнарының ни белән аерылуы һәм беренче билгеләре вакытында нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйләячәкләр. Ведомство хезмәткәрләре ата-аналар өчен, балаларны салкын тию инфекцияләреннән ничек саклап калырга, масса куллану кагыйдәләрен һәм йогышлы авыруларны профилактикалауның башка чараларын әйтергә әзер.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International