Авыл хуҗалыгында эшләгән гражданнарга пенсия законнары яңалыклары

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 1 гыйнварыннан авыл җирлегендә озак вакыт үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә эшләгән затларның пенсияләре артты.

Федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән түләүнең 25% күләмендә пенсиягә өстәмә акча бирелде.

Әлеге өстәмә түләү авыл хуҗалыгында 30 ел эшләгән, авыл җирендә яшәүче һәм бер кая эшләмәүче пенсионерларга кагылды. Ягъни кеше 30 ел стажына ия булырга, авыл җирлегендә яшәргә һәм эшләмәскә тиеш.

Татарстан Республикасында авыл җирендә яшәүче һәм зур стажга ия булган 50 меңгә якын кеше шушы түләүне 2019 елдан ала башлады.

Игътибар итегез: 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап барлык эшләмәүче иминият пенсиясен алучыларга, кирәкле авыл стажын тутыручы затларга һәм 1,2 группа инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучыларга өстәмә рәвештә 1300 сум өстәлә, ә 3 төркем инвалидларына-669 сум. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу сумма соңрак индексацияләнәчәк.

Бу яңадан исәпләү пенсия фонды тарафыннан автомат рәвештә башкарыла, һәм пенсионер кулында Авылда эшләү турында өстәмә мәгълүмат булган очракта гына пенсия алу урыны буенча Пенсия фонды идарәсенә тәкъдим ителергә мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International