«Үзара кайгыртучанлык җәмгыяте: үзенчәлекле бала» проектын гамәлгә ашыру кысаларында күчмә сессия…»

2018 елның 14 декабре, җомга

Соңгы вакытта Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге мөһим үзгәрешләр,  инвалидларга һәм  мөмкинлекләре чикләнгән балаларга  карата  яңа мөнәсәбәт белән бәйле. «Социаль-гуманитар белем бирү үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе Президент грантлары фондының финанс ярдәме  белән Татарстан Республикасында «Үзара кайгыртучанлык җәмгыяте: үзенчәлекле бала» проектын гамәлгә ашыра.

         Проект кысаларында 13 декабрьдә Үзәк Яңа Чишмә гимназиясе базасында педагоглар, психологлар, мәктәп җитәкчеләре катнашында бер көнлек күчмә семинар оештырды. Семинарда мөмкинлекләре чикләнгән балаларның   ата-аналары, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары  җитәкчеләре һәм педагоглары катнашты.  Күчмә сессия программасында гомуми белем бирү мәктәпләре җитәкчеләре, педагоглар, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре белән инклюзив белем бирүне норматив тәэмин итү, психологик-медик-педагогик комиссия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә оештырылды.

         Гамәли семинар кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар булган ата-аналар өчен:

- юрист, тарих фәннәре кандидаты, югары һөнәри белем бирү үзәгенең өстәмә һөнәри белем бирү кафедрасы мөдире  А.В.Идиатуллин  белем алу өлкәсендә инвалид бала һәм мөмкинлекләре чикләнгән  балалар хокуклары мәсьәләләре буенча чыгыш ясады;

- психологик фәннәр кандидаты, ЦСГО НОУ ДПО кафедра мөдире С.А. Шмелева  ата-аналар өчен  «Мөмкинлекләре  чикләнгән  балалары булган ата-аналарда эмоциональ киеренкелекне кисәтү» тренингы.уткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International