Яңа Чишмә муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге халыкны социаль әһәмиятле товарлар белән тәэмин итү буенча сәүдә нокталарына мониторинг ясады.
Җирле товар җитештерүчеләр продукциясен кулланучылар базарына чыгару максатларында, сәүдә предприятиеләре җитәкчеләренә барлык сәүдә нокталарында да район территориясендә җитештерелгән товарлар (икмәк-күмәч эшләнмәләре, кондитер һәм кулинария әйберләре, ит ярымфабрикатлары, казылык әйберләре) сатылырга киңәш ителде.