"Исәнме, музей! Үз байлыгыңны күрсәт»

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

       2018 елның 16 октябрендә Зирекледәге “Йолдыз” балалар бакчасыннан Халык иҗаты һәм көнкүреше  музеена 2-3 яшьлек нәниләр беренче тапкыр кунакка килделәр. Тәрбияче Гайфетдинова Эльмира һәм музей хезмәткәрләре аларга “Исәнме музей , безгә байлыгыңны күрсәт” темасына дәрес –экскурсия уздырдылар.

         Балалар исләре китеп, музейдагы Һәр предмет белән таныштылар, бигрәк тә авыл өендәге әниләребез уракка балаларын тартып йөри торган хәзерге коляскаларны алыштырган кечкенә кул арбасы, курчаклар күңелләренә хуш килде.

         Баларга ничек йон эрләү ысулын, ничек киерге артында чигүләрен, элек нинди киемнәр киеп йөрүләрен, нинди кашыклар белән ашауларын һәм башка бик күп  эшләрнең ничек башкарылганнарын күрсәттеләр.

           Нәниләр күп хатирәләр белән саубуллаштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International