Сертификат акчасын мобиль кушымта ярдәмендә белеп Себула

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Сертификат акчасын мобиль кушымта ярдәмендә белеп була

- 2018 елның 9 аенда ана капиталына сертификат алуга РПФ га 40 кеше мөрәҗәгать итте, Яңа Чишмә районында программа гамәлдә булган вакыт эчендә барлыгы 931 сертификат бирелгән,- дип хәбәр итте редакциягә РПФ ның район бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева.

Быел МСК (ана (гаилә) капиталы) акчаларыннан файдалану турында 47 кешедән кергән гаризалар буенча Пенсия фонды тарафыннан 13 млн. сумнан артык акча күчерелгән, ә 2007 елдан башлап күчерелгән акча 270 млн сумнан артык тәшкил итә. Исегезгә төшерәм, 2018 елда ана (гаилә) капиталы акчасы 453026 сум тәшкил итә.

Ана капиталы акчасының калган өлеше турындагы мәгълүматларны, шулай ук сертификат алуга гариза бирү (язу) һәм аны алуның төгәл даталарын, мобиль телефонга урнаштырып, РПФ да бушлай кушымта ярдәмендә алырга һәм белергә була. Кушымтага керү өчен дүрт урынлы (четырехзначный) пин-код кертергә һәм расланган учетка алу язуы ярдәмендә дәүләт хезмәтләре порталында авторлаштыру (авторизация) үзарга кирәк.

Мобиль кушымта ярдәмендә ана капиталы акчасының хәрәкәтен (әлеге акчаны һәрбер юнәлеш буенча файдаланганда) контрольдә тотарга мөмкин.

Моннан тыш, әлеге кушымтада РПФ да индивидуаль шәхси счет торышын тикшерергә, кабул итүгә язылырга һәм кирәкле документларга заказ бирергә була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International