"Лизинг-грант»программасы

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

"Лизинг-грант»программасы.

 Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Лизинг-грант»программасы буенча субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме бирү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү турында игълан итте. Сайлап алуда катнашуга гаризалар 2018 елның 10 октябреннән 2018 елның 2 ноябренә кадәр, дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 дән 16.45 кә кадәр, түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 һәм Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55, 125 кабинет. Нәтиҗәләрне сайлап алу тәртибе, нәтиҗәләрне игълан итү вакыты Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 19.06.2013 №416 Карары (29.09.2018 №876 редакциясендә) нигезендә башкарыла. Консультацияләр өчен Кайнар линия телефоны: +7 843 524-90-90; 884348 2-24-97

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International