"Өлкәннәрне өйдә котлау"

2018 елның 3 октябре, чәршәмбе

       Бөтен республикада Өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә. Өлкән буын кешеләре аралашуга, аңлауга аеруча мохтаҗ. Без аларга хезмәтләре өчен, рух көче өчен, авылыбыз, районыбыз чәчәк атуына зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәтле булырга тиеш. Хәер, бу  бәйрәм көннәрендә  генә булса да алар хөрмәтенә рәхмәт сүзләре яңгырарга тиеш.

       Ункөнлек кысаларында “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” мөдире Гөлнар Камил кызы, өйләрендә булып, Касыйм һәм Миннаһар Төхфәтуллиннарны, Рауза Гатауллинаны, Хәлимә Гобәйдуллинаны бәйрәм белән котлады, күчтәнәчләр тапшырды. Ул аларга ныклы сәламәтлек, якын кешеләре һәм туганнары ягыннан үзара аңлашу һәм хөрмәт теләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International