“Их, тәмле, бигрәк тәмле бәрәңге!”

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

      25 нче сентябрь көнне Акъяр авылы мәдәният йортында “Их, тәмле, бигрәк тәмле бәрәңге!” дип аталган икенче икмәгебез - бәрәңгегә багышланган бәйрәм чарасы үткәрелде. Чарага алдан ук әзерләндек: әлеге яшелчәләрнең иң зурларын һәм үзенчәлекле формадагыларын сайлап читкә алып куя бардык. Акьяр башлангыч мәктәп укучылары бәрәңгедән ясалган әйберләрдән ясадылар, шигырьләр һәм җырлар өйрәнделәр. Бәйрәмдә шулай ук шушы көнне сиксән яшен тутырган Хайруллина Әлфия Идрис кызын мәдәният хезмәткәрләре һәм балалары юбилее белән котладылар. Бу чараны зурлап килүче Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, һәвәскәр композитор Радик Халиковның чыгышы тамашачыларның күңелләренә хуш килде. Бәйрәмне бәрәңгебез ярдәмендә әзерләнгән ризыклар тулы чәй өстәле артында дәвам иттек. “Иң тәмле ризык” дип мәдәният йортыбызның ишегалдында ук көлдә пешкән бәрәңге атадык.
  Бәрәңгебез пешәндә үк
Тәмле исләр тарата,
Рәхмәттән башка сүзебез юк
Бәрәңгегә карата.
Кәкәш, шәңгә, пирожкилар....
Ни генә пешермибез!
Кыстыбый, өчпочмак, бәлеш –
Менюдан төшермибез.
Первыйында шулпа булса,
Второйда ул гарнир
Тәрәри дә, кыза да ул,
Пешүгә тиз –бик маһир.
Бәрәңгене гел дә мактап
Тукланабыз көн саен.
Тәмле була шул бәрәңге,
Кушсаң ит, суган маен.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International