20-23 сентябрь көннәрендә Биектау районының «Байтик» лагеренда җәмәгать тәртибен саклау буенча «Форпост» спартакиадасы узды

24 сентябрь 2018 ел., дүшәмбе

20-23 сентябрь көннәрендә Биектау районының «Байтик» лагеренда җәмәгать тәртибен саклау буенча «Форпост» спартакиадасы узды. Чарага 18 командага берләшкән 130 дан артык кеше җыелды.

Барлык катнашучылар да 3 яшь категориясе буенча бүленде: мәктәп укучылары, көллият һәм югары уку йортлары студентлары һәм эшләүче яшьләр. 3 көн дәвамында делегатлар визит карточкасын тәкъдим иттеләр, хәрби-спорт эстафетасында, гомумфизик әзерлектә, АК-74 автоматын сүтү һәм җыю, пневматик винтовкадан ату, мини-футбол һәм волейбол буенча ярыштылар.

Безнең команданы Денисов Владислав, Сорокин Александр, Косов Антон, Холин Артур, Былинкина Марина, Арутюнян Сусанна тәкъдим итте

Спартакиада нәтиҗәләре буенча район командасы 6 нчы урынны алды, аерым төр буенча: хәрби-спорт эстафетасы – 5 нче урын; пневматик винтовкадан ату – Денисов Владислав – 3 урын, Былинкина Марина - 2 урын, йөгерү 100 метр: Сорокин Александр – 3 урын, Былинкина Марина – 3 урын, АК-74 автоматын сүтү һәм җыю: Сорокин Александр – 2 урын. Барлык җиңһчеләр  грамоталар белән бүләкләнде. Призерларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм барысына да күңел көрлеге телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования