5 сентябрь көнне спорт-техник клубында ачык ишекләр көне узды. Балалар өчен картинг-клуб буенча экскурсия үткәрелде, картинг машиналары күрсәтелде, шулай ук балаларга картинг машиналары барлыкка килү тарихы һәм киләчәктә малай-кызларга нинди мөһим әһәмияткә ия булачагы турында сөйләделәр. Әлеге дәрес балаларны һәм яшьләрне спортның техник төренә җәлеп итү максаты белән оештырылган иде.